Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2019, 08:51

Казан ипподромында Сабантуйны ат спорты бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр

Ат чабышы җанатарлары арасында Төркиягә юллама уйнатылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Иң төп татар милли бәйрәменә санаулы көннәр калып бара – 23-нче июньдә казанлылар Сабантуйны билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Казан ипподромында традицион ат спорт ярышлары, шул исәптән уникаль ахалтекин ат чабышлары узачак. Бәйрәм кунакларын концерт һәм күңел ачу чаралары көтә, ә ат чабышлары җанатарлары арасында Төркиягә юллама уйнатылачак.

Ярышлар ипподромда ике көн барачак. Сабантуй көнендә понилар, юртаклар һәм югары токымлы атлар катнашында 13 чабыш узачак. Һәр чабышта 10 һәм аннан да күбрәк ат катнашачак. Турнирның приз фонды 2 млн 800 мең сум тәшкил итәчәк.

Җанатарлар өчен аерым конкурс оештырылачак: керү юлында аларның һәркайсы лотерея билеты алачак, аның буенча кыйммәтле бүләк – Төркиягә юллама ота алачак.

Бәйрәмнең башлануы Казан ипподромында 12.30 сәгатькә планлаштырылган

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Сабантуйны Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны бәйгеләр, уеннар, концертлар, театральләштерелгән тамашалар һәм танылган артистлар чыгышлары көтә.

Барлык яңалыклар

Казан ипподромында Сабантуйны ат спорты бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Иң төп татар милли бәйрәменә санаулы көннәр калып бара – 23-нче июньдә казанлылар Сабантуйны билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Казан ипподромында традицион ат спорт ярышлары, шул исәптән уникаль ахалтекин ат чабышлары узачак. Бәйрәм кунакларын концерт һәм күңел ачу чаралары көтә, ә ат чабышлары җанатарлары арасында Төркиягә юллама уйнатылачак.

Ярышлар ипподромда ике көн барачак. Сабантуй көнендә понилар, юртаклар һәм югары токымлы атлар катнашында 13 чабыш узачак. Һәр чабышта 10 һәм аннан да күбрәк ат катнашачак. Турнирның приз фонды 2 млн 800 мең сум тәшкил итәчәк.

Җанатарлар өчен аерым конкурс оештырылачак: керү юлында аларның һәркайсы лотерея билеты алачак, аның буенча кыйммәтле бүләк – Төркиягә юллама ота алачак.

Бәйрәмнең башлануы Казан ипподромында 12.30 сәгатькә планлаштырылган.